top of page
Рисунок1.jpg
Үзем турында сүзем

    Мин Татарстанның Кукмара районының Манзарас авылы урта мәктәбендә 2007 нче елдан бирле туган тел һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Эшем үземә бик тә ошый. Укучыларның уңышларын күреп сөенеп туя алмыйм. Алар шигырьләр, иҗади эшләр конкурсында, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда  елның елында катнашып, бары тик призлы урыннар гына алалар. Укучыларның уңышына мин генә түгел, алар үзләре дә, балаларның әти-әниләре дә бик куана. Ә бу исә туган телен, татар телен теләп өйрәнүгә зур стимул булып тора. 

              Бүген  Федераль дәүләт  белем бирү стандартлары укытучы алдына укучыда  төп ягъни социаль, информацион, танып-белү, үзлегеннән белем алу, коммуникатив, мәдәни компетенцияләрне формалаштыру таләпләрен куя. Бу милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру дигән сүз. Әгәр укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да куллана ала. 
             Һәр компетенцияне формалаштыру мөһим, әмма  укучыларны дөрес аралашырга өйрәтми торып, бүген башка компетенцияләрне формалаштырып булмый. Бу фикерне тел галиме В.И. Чернышев сүзләре белән дә дәлилләп була. Ул: “Укучы алган белем һәм күнекмәләрнең иң мөһиме һәм тормыш өчен кирәклесе – аның үз телендә ачык, аңлаешлы, матур итеп сөйләшә белүе”, -  дип яза.
    

bottom of page